Торба чистартканда балчык астында калган
Кичә суүткәргечкә ремонт ясаганда 21 яшьлек ир-ат туфрак астында кала. Бу хәл Лаешта була.
"РСК "Инженерлык технологияләре" ҖЧҖ эшчесе 3 метр тирәнлегендәге торба чистартканда өстенә балчык ишелеп төшә. Аны шифаханәгә озаталар. Тик бер сәгатьтән соң ул алынган тән җәрәхәтләреннән үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа