Реклама
Торак-коммуналь хезмәтләрдән һәр минут файдаланып торабыз. Шуңа күрә бу тармактагы үзгәрешләр тыныч кына узмый. Ә алар даими булып тора. Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов Әлмәтнең идарәче компанияләре, коммуналь предприятие җитәкчеләре белән бу темага киңәшмә уздырды.
Дөрес, аның килүенең сәбәбе башкада булган. Микрорайоннарда шәхси җылылык пунктлары урнаштырылгач, аңлашылмаучанлыклар туып алды. Сергей Крайнов калабызга шул сәбәпле юл тотуын белдерде.
- Торак-коммуналь хезмәтләр уңаеннан һәркем тәнкыйть сүзләре, күңел әрнешләрен белдерә. Таләпләр дә елдан-ел арта бара. Бу хәзерге генә проблема түгел, алар дистә еллар дәвамында тупланып килгән. Шуңа күрә бер көндә генә чишеләчәк дип вәгъдә ителә торганнардан түгел. Күрсәтелә торган сыйфатлар әлеге таләпләргә туры килергә тиеш. Хезмәт күрсәтүчеләргә янәшәдәге күршегә карап түгел, республикадагы яки илнең башка шәһәрләрендәге иң яхшы тәҗрибәләргә йөз тотарга кирәк. ТКХ өлкәсе монолит, ныклы нигезле булсын өчен без барысын да эшләргә тиеш, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин киңәшмә башында ук.
Район башлыгына да торак-коммуналь хезмәтләр сыйфаты уңаеннан күп сорау белән киләләр. Ул әлеге проблемаларның урында ук, ягъни идарәче компанияләрнең үзендә чишелергә тиешлеген искәртте, эшләрен дөрес оештыра белмәгәннәргә торак фондын тапшырырга тәкъдим итте. Билгеләп үтелгәнчә, әлмәтлеләр муниципалитетка гомуми йорт милкен карап тоту буенча сораулар белән түбәнкамалыларга караганда күбрәк мөрәҗәгать итә икән. Күршеләребездә 220 мең, безнең шәһәрдә 150 мең кеше яши. Аларда елына 500 ләр мөрәҗәгать керсә, Әлмәттә ул 700-800 тәшкил итә.
Йортларны идарә итүгә алдым да, хезмәтләр өчен яшәүчеләрдән акча җыйдым гына түгел икән. Идарәче компанияләр алдына бүген зур таләпләр куела. Өстәвенә торак закончалыгына шактый гына үзгәрешләр кертелгән.
- Без, күзәтчелек органы буларак, идарәче компанияләр эшенең бу үзгәрешләргә тәңгәл килүен контрольдә тотарга тиеш, - дип билгеләп үтте Сергей Крайнов.
Идарәче компанияләр үзләре карамагындагы йортларда яшәүчеләр белән җыелышлар уздырырга тиешләр. Җыелыш өч төрле формада үтәргә мөмкин. Аның беркетмәсен төзү мәҗбүри һәм күчермәсен дәүләт торак инспекциясендә саклау зарур икән. Ә менә күпфатирлы йортлар белән идарә итү килешүендә барысын да күрсәтү кирәк: эшләр һәм хезмәтләр исемлеге дә, бу хезмәтләрне күрсәтү ешлыгы да, түләү күләме һәм башкалар да. Кыскасы, идарәче компанияләр лицензияләрен югалтасылары килмәсә, үзгәрешләрнең барысын да үтәү таләп ителә. Үтәлми икән, эш лицензияне алуга, административ җаваплылыкка тартуга кадәр барып җитәргә мөмкин.
Сергей Крайнов йортлар белән идарә итү килешүенең торак фонд мониторингына урнаштырылырга тиешлеген дә искә төшерде.
Кыскасы, без барысын да күреп, белеп торырга, контрольдә тотарга тиешбез. Һәр идарәче компания алдына 1 апрельгә кадәр мәгълүматларны ачу бурычы куелган. Ачмаучылар законны бозучылар булып саналачак. Дәүләт торак инспекциясе 1 апрельдән бу эшкә контроль башлый.
Айрат Хәйруллин һәр йортка башкарылырга тиешле эшләр язылган стендлар урнаштырырга тәкъдим итте. "Ул җитәкчеләрне тәртипкә өйрәтәчәк. Йортта яшәүчеләр акчаларының кая тотылганын белеп торачак", - дип искәртте район башлыгы.
Тагын бер үзгәреш - хәзер идарәче компанияләр язмача мөрәҗәгатьләргә 20 көн эчендә түгел, ә бәлки 10 көн аралыгында җавап кайтарырга тиеш.
Киңәшмәгә Казанның бер идарәче компаниясе җитәкчесе Михаил Рожков та чакырылган иде. Ул эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әлеге компания тротуарлардагы карны да техника белән чистарта икән. Электр энергиясе күрсәткечләре автоматлаштырылган тәртиптә алына. Су буенча ОДН юк диярлек. " Йортта яшәүчеләр белән күбрәк эшләргә кирәк", - диде башкала кунагы да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+