Тәмәкесен ... вертолетка алыштырган
Гап-гади бухгалтер начар гадәттән арыну бәрабәренә, дөресерәге, шуннан җыелган акчага чып-чын очкыч ясаган.
«РИА-Новости» агентлыгы хәбәр иткәнчә Әзербайҗанда яшәүче Мирзахан Имамвердиев картлык көнендә балачактан йөрткән хыялын тормышка ашырасы иткән. Ул үз кулы белән вертолет җыярга булган. 67 яшьлек әзербайҗанлы моңа инде 10 ел гомерен сарыф иткән һәм уннан артык ВАЗ автомобиленең запас частьләрен кулланган. Башта «Кулибин» очкычына «Запорожец» автомобиленей двигателен куйган. Ләкин вертолетның винтын әйләндерергә аның көче җитмәгән. Шуннан соң хыялны чынлык итәргә «ВАЗ-2103» автомобиле моторы тотылган. Бүген инде ул кабына, ләкин әле «һавага күтәрелергә теләми» икән. Мирзахан Имамвердиев моның сәбәбен кирәкле мөһим детальләр булмавыннан күрә.
Иң кызыгы шунда - Имамвердиев тәмәке тартмыйча тора аламаган. Олыгаеп сәламәтлеге какшый башлагач та вертолет җыюны ул яман гадәтеннән арыну өчен яхшы сәбәп иткән - тәмәке аласы акчаны җыеп барып, очкыч өчен кирәкле детальләрне алуга тоткан.
Әлеге җайланма ул җыйган техниканың чираттагысы. Моңа чаклы ул чикләвек чистарта торган аппарат, сука, чалгы да җыйган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа