Әлмәттә спортның янгын-гамәли төре буенча беренчелек үткәрелде
Егетләр һәм кызлар арасында янгынга каршы көрәш службасын популярлаштыру һәм тагын да үстерү, КФК-2 җыелма командасын туплау һәм аларның спорт осталыгын күтәрү максатларында 2 нче отрядның өйрәнү-күнегүләр манежында спортның янгын-гамәли төре буенча КФК-2 беренчелеге үткәрелде.
Ярышларда янгын частьларыннан медицина тикшерүе узган һәм сәламәтлеге буенча яраклы булган төрле яшьтәге 6 кешедән торган җыелма командалар катнашты. Аларга 100 метрлы полосаны узарга һәм штурм баскычы буйлап өскә күтәрелергә кирәк иде.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә, көндәшләрен шактый артта калдырып, 15 нче янгын часте командасы 1 нче урынны яулады һәм күчмә кубок, грамота белән бүләкләнде.
И. Авдеев
кадрлар һәм тәрбия эше группасы начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа