Җәмгыять

Тимур белән Амурны аерганнар [+ФОТО,ВИДЕО]

Тимур белән Амур дуслыгы хакында хәзер белмәүчеләр сирәктер. Алар турында китап та яза башладылар, мультфильм да төшерергә җыеналар.

Ләкин 26 гыйнвар көнне ике дусны аерганнар. Моны социаль челтәрләрдә төрлечә фаразладылар, имеш, Амур бертуктаусыз киресен сукалап йөрүче Тимурдан туйган һәм аны юк иткән, диючеләр дә булды. Безнең көн геройларына әйләнеп баручы һәм кешеләр өчен дә урнәк булырлык хайваннар арасындагы үзара җылы мөнәсәбәт трагик рәвештә тамамлануын беркем дә теләми, әлбәттә.

"Аерылышу"ның сәбәбе шул: белгечләр кәҗәнең сәламәтлеген тикшереп, аның симерү дәрәҗәсен билгеләячәк, дип яза LifeNews.

Тагын икенче сәбәп тә бар: ана юлбарысларның пар сорау периоды булганлыктан, моның ата юлбарыска да тәэсир итү мөмкинлеге барлыгын исәпкә алып, кәҗәне дустыннан аерганнар. Ә андый вакытта ата юлбарыслар бик агрессив булып, дустын ботарлап атуы да бар икән.

http://shahrikazan.com/

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тимур белән Амурны аерганнар [+ФОТО,ВИДЕО]
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять