Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Тилчә (ящур) авыруы таралу әлмәтлеләрнең тынычлыгын җуйды

Туймазы районында игълан ителгән гадәттән тыш хәл тынычлыкны җуйды - маллар арасында таралган тилчә (ящур) авыруы сәбәпле ике авыл карантинга ябылды.

Тилчәнең Татарстанга үтеп кермәвен тәэмин итү өчен 6 районда 11 махсус пост урнаштырылды. Әлмәт ветеринария оешмасы начальнигы Реваль Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, төбәктә цехларда, базарда, башка сәүдә урыннарында ит әйләнешен контрольдә тоталар. Башкортстаннан ит һәм ит продукциясе кертү катгый тыелган. Әгәр дә авылларда ит сатып йөрү очракларына юлыгасыз икән, кичекмәстән 31-82-82 телефонына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса