Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти-әнисе белән сүзгә килгән 26 яшьлек егет фатирга ут төртә

Түбән Кама шәһәрендә әти-әнисе белән ачуланышкан егет ишеген бикләп, өйдән чыгып китә.

Беренче катка төшеп җиткәндә аның башына мәкерле уй килә. Төргәк гәҗит ала да фатир ишеге янында яндыра. Төтен күреп, ут кабуын абайлаган әти-әнисе кызларына шалтырата һәм үзләренең өйдән чыга алмаулары турында әйтә. Кызлары шундук ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерүчеләрне чакыра. Нәтиҗәдә төтенгә тончыккан фатир хуҗасы хастаханәгә барып җиткәнче үлә. Балконга чыгарга өлгергән әни кеше исә исән кала.

Гаепле егет шул ук төнне кулга алына. Беренче мәгълүматларга караганда, 26 яшьлек бу адәм психиатрда исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса