Бүгенге көндә инде мондый мөмкинлектән күпләр файдаланып өлгерде. Алар арасында республикабызның танылган шәхесләре дә күп. Иң беренчеләрдән булып аннан, әлеге акциянең идея авторы, "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин файдаланды.
Акциягә РФ Дәүләт Думасының кайбер депутатлары да кушылды, алар арасында Марат Бариев, Айрат Хәйруллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар бар. Чарада катнашучылар балалар учреждениеләрен дә яздыра ала, шул рәвешле, алар кечкенәләргә бүләк ясыйлар.
Танылган кешеләрнең әлеге акциягә теләктәшлек итүе нәтиҗәсендә, аңа республикада яшәүчеләр дә игътибар итәр дип ниятләнә.
" Бу бер үк вакытта "Татмедиа" басмаларына, милли мәдәният, телгә ярдәм итү. Без танылган шәхесләр безнең кешеләр өчен үрнәк булыр дип өметләнәбез, бу басмаларга игътибарны арттырыр дип өметләнәбез. Акциягә районнар да кушылачак", - диде "Татмедиа" АҖ генераль директоры.