Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Театр тамашачысын блогер булырга өйрәтәләр

Бүген смартфоны булган һәм социаль челтәрләргә теркәлгән һәр кеше үзен блогер дип белдерә ала.

Нинди дә булса чара, вакыйга, кызыклы фикерләрне дә без гадәттә телевизор, радио аша түгел, ә нәкъ менә телефоннан беләбез. Шуны искә алып, театр да агымга кушылырга булган. Хәзер яңа спектакльләр турында блогерлар сөйләячәк.

Нинди дә булса фикер язу өчен, бу өлкәне азмы-күпме булса да белергә кирәк бит. Шуңа да 8 октябрьдән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында «Театр блогеры мәктәбе» эшли башлый. Йөрәге «театр» дип типкән һәр кеше биредә спектакльне профессиональ тәнкыйтьче кебек анализларга өйрәнәчәк.

Блогерлар мәктәбен булдыру идеясе «Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе»ндә туа. Пилот проект буларак кына башланган бу мәктәп, Казаннан тыш әле, Новосибирскиның «Глобус» театры һәм Воронеж Камера театрында да узачак. Һәр шәһәрдә дә өч ай дәвамында 20 кешене театр, блогерлык серләренә өйрәтәчәкләр. Казанда семинарларны яшь тәнкыйтьчесе, «Афиша» журналының мәдәни күзәтүчесе Алексей Киселев алып бара.

- Күп кенә газета-журналлар ябылган, аларда мәдәният бүлекләре юкка чыккан заман бу. Шул ук вакытта бик зур тизлек белән социаль челтәрләр үсә. Кайвакыт спектакльдән соң профессиональ рецензия табып булмый. Аларны шул ук социаль челтәрләрдә язылган профессиональ булмаган бәяләмәләр алыштыра. Бу - спектакль турында дөрес булмаган фикер тудырырга мөмкин. Театр вакуумда калган. Менә шуны булдырмас өчен, без театр турында азмы-күпме белә торган блогерлар булдырырга уйладык, - ди проектны оештыручыларның берсе, Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе координаторы Глеб Ситковский.

Белгеч шулай ук хәзер Россиядә театраль үсеш баруын искәртте. «Театр тамашачысы да, актерлар, режиссерлар да үзгәрә, буын алмаша. Әгәр дә халык театрны аңламый башлый икән, ул театр «үләчәк», - ди Глеб Ситковский.

Мәктәп уңышлы нәтиҗә күрсәтсә, алга таба да блогерларны әзерләүне дәвам итәчәкләр.

Ничек блогер булырга?
Проект белән кызыксынган һәр кеше гаризасын 1 октябрьгә кадәр kamal.press@tatar.ru почтасына җибәрә ала.


Гариза язу тәртибе

1. Тулы исемең, телефон номерың, социаль челтәрдәге аккаунтыңа сылтама.

2. Үзең турында берничә сүз: белемең, эш урының. Караган спектакльләрең турында матбугат чараларына яки социаль челтәрләргә язасыңмы? Сылтамаларын җибәрергә дә була.

3. Тамашачы стажы. Казанда, башка шәһәрләрдә спектакльләрне еш карарга туры киләме? Соңгы вакытта нинди спектакль карадың?

4. Бер-өч спектакльгә кыскача бәяләмә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса