Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Түбән Мактамада яшәүче Зәрига Шәйдуллинага 103 яшь тулды [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Бүген Түбән Мактамада гомер кичерүче Зәрига әби Шәйдуллинага 103 яшь тулды.

Ул безнең районда иң өлкән кеше. Зәрига әбине котларга Түбән Мактама, Нәдер авыл җирлегеннән, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова, ветераннар советыннан Надежда Царева һәм башкалар да килгән иде.
Гыйбрәтле язмыш иясе икән Зәрига әби. Әти-әнисен тырыш, хезмәтсөючән булып, мул тормышта яшәгән өчен авылдан җибәрәләр, ә кечкенә кыз ничектер качып кала. Ире Нәдер егете Сәет белән дә зур сынаулар аша узарга туры килә. Сәетне фронтка озата, ә үзе дүрт бала белән кала. 82 яшен тутырган Җәүһәрия апа һәм аның сеңлесе Рәйсә ул елларны һаман да оныта алмый. "Өскә кияргә кием булмагач, әни безгә үзе киндердән тегә иде, черек бәрәңге, алабута да ашадык. Рәхмәт әнигә, ул безне ачлыктан алып калды, - ди алар. Бәхеткә, догалар кабул була, ире сугыштан исән-сау кайта. 7 баланың икесе үсмер чакта ук фаҗигале рәвештә үлә. Бүген калган биш баланың һәммәсе исән, үзләре дә өлкән яшьтә булсалар да, әниләре өчен алар һаман да бала. Зәрига әби улы Расих белән яши. Оныкларга да бай әби. 11 оныгы, 13 оныкчасы, оныкчаларының тагын бер оныгы карт әбиләрен шатландырып торалар.
Зәрига әби бәетләр, мөнәҗәтләр чыгара. Алар аның күңел кичерешләре белән сугарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса