Түбән Мактамада мемориаль комплекс ачылды [+ФОТОЛАР]
Әлеге вакыйганы мактамалылар бик озак көтте.
Бүген Түбән Мактамада зур бәйрәм булды - Ватанны саклаучылар мемориаль комплексы ачылды. Кыска гына вакыт эчендә сафка баскан һәйкәлнең ачылышына шактый кеше җыелды. Мәктәп укучылары "Үлмәс полк" белән дә чыккан иде. Бөек Ватан сугышында, Әфган сугышында һәлак булучыларга баш иеп, бер минутлык тынлык игълан ителде.
Бу комплекс "Татнефть" компаниясе ярдәме белән төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа