Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Түбән Мактама: өмет җебен өзүчеләр дә булган

Түбән Мактама музее райондашларыбызны Бөек Ватан сугышы ядкарьләрен үз кулларың белән тотып карарга чакыра.

Күргәзмәдә сугыш елларында түбәнмактамалыларга килгән хатлар тәкъдим ителә. Солдат хатларында гаиләгә, Ватанга мәхәббәт, Җиңүгә һәм якты киләчәккә ышаныч сагыну, якын кешеләреңнең сәламәтлеге һәм тормышы өчен борчылу хисләре белән үрелеп бара. Бу хатлар үзенә күрә очрашуга өмет җебе булып тора...
Ә менә арада шушы нечкә генә өмет җебен аяусыз рәвештә өзәргә тырышучылар да булган. Улы Сарбулатов Йолдызның үлеме турында хезмәттәшеннән килгән кайгылы хәбәр әни кешенең күптән көтелгән очрашуга өметен кисә дә куя. 
Күргәзмәне 16 апрельдән 14 майга кадәр Түбән Мактаманың тарих музеенда күрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса