Түбән Камада җәяүлене машина бәрдергән
18 яшьлек машина йөртүче 35 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.
Айнык булмаган хатын-кыз светофорның кызыл утына карап тормаган. Аны тиз арада шәһәрнең үзәк хастаханәсенә озатканнар.
Түбән Камада бу очрак беренчесе түгел. Бу атнаның сишәмбесендә «Nissan» машинасы 58 яшьлек җәяүлене бәрдергән булган. Ул җәяүле дә кызыл ут янгач, юлны аркылы чыгарга уйлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа