Түбән Камада берәү пистолеттан аткан өчен 50 мең сум штраф түләгән
Түбән Каманың җәмәгать суды пневматик пистолеттан аткан өчен бер ир-атка 50 мең күләмендә штраф салган.
Медицина хезмәткәрләре 33 яшьлек ирнең кулыннан пневматик коралларда ату өчен файдаланыла торган пулька алулары турында полициягә хәбәр итә.
Авылга кайткач, туганнар пневматик коралдан банкаларга атып ярышалар. Шул вакытта берсе ялгышлык белән туганының кулына ата.
Түбән Камада ел башыннан инде 3 кеше ату коралларын дөрес кулланмаган өчен штраф түләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа