Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Түбән Камада 20 яшьлек кыз 40 тан артык кешене алдаган

Ул кешеләргә очсыз хактан тун тәкъдим иткән, акчасын алдан ук алып куя торган булган.

"Сатучы" сатыласы товарларына социаль челтәрләр ярдәмендә реклама ясаган. Клиентлар белән урамда очрашып, аларның акчаларын ала торган булган. Ә тунны берничә көннән җибәрергә ышандырган. Әмма бирү вакытын гел кичектерә килгән. Үзләренең алданганлыгын аңлаган кешеләр полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Кайберәүләргә расписка бирсә, икенчеләренә үзенең паспорт копияләрен тараткан. Әнә шул паспорт копияләре ярдәмендә аның эзенә тиз төшәләр.

Кыз полиция хезмәткәрләренә мондый юл белән барлыгы 500 меңнән артык акча эшләгәнен әйткән. Акчаларны ул иренең туй уздырыр һәм машина алу өчен банктан алган кредитын түләр өчен кулланган. Ялган сатучыга каршы җинаять эше кузгатылган.

http://zt16.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса