Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Түбәләрен кардан чистартмаучылар җаваплылыкка тартылды

Әлмәт шәһәр прокуратурасы республика прокуроры күрсәтмәсе буенча идарәче компанияләрнең торак закончалыгын үтәү-үтәмәүләрен тикшерде.

Игътибар нигездә түбәләрдәге боз сөңгеләрен һәм карларны вакытында чистартуга һәм шул рәвешле кешеләрне куркынычсызлык белән тәэмин итүгә кагыла. Тикшерү 116 күпфатирлы торак йортта үтте. Ул барлык торак-эксплуатация участокларының да торак һәм санитария-эпидемиология таләпләренә колак салмауларын күрсәтте. Әле һаман да йорт түбәләрен тупланган кардан һәм боздан арындырмаучылар күзәтелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар турында 18 административ һәм торак йортларны тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен маддә буенча 6 эш кузгатылган. Прокурор күрсәтмәсе буенча идарәче компанияләрнең 9 урындагы заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш шәһәр прокуратурасы тарафыннан түбәләрдәге карларны чистартуны йөкләү турында судка 26 дәгъва белдерелгән гариза җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса