Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тайсуганда мәдрәсә ачылды

Узган якшәмбе көнне Тайсуганда авыл мәчете каршында тантаналы шартларда мәдрәсә ачылды.

Мөселман кардәшләр әлеге чараны көтеп алды. Дин сабаклары алу, аң-белемне арттыру, балаларны кечкенәдән әхлак-тәрбиягә өйрәтүдә мәдрәсәнең ярдәме зур булачак, билгеле. Авыл халкы көтеп алган объектны ачу Коръән уку белән башланып китте.

Әлмәт имам-мөхтәсибе Рәфыйк хәзрәт Миңлеәхмәтов тайсуганлыларны тәбрик итеп, мәдрәсә төзегән шөхесләрне зур уңыш-казанышлар, игелек-бәрәкәт көтәчәген ассызыклады. Әйтергә кирәк, әлеге изге гамәлне Тайсуганда яшәүчеләр башкарып чыккан: җир участогы сатып алуга һәм бинаны төзүдә Илдус Юлдашев, уку шартлары тудыруга Ришат Закиҗанов белән Марат Абдуллин ярдәм күрсәткән.

Бүгенге көндә мәдрәсәдә укулар бара инде, авыл кешеләре якты, иркен, уңайлы шартлар тудырылган гыйлем йортының булдырылуына сөенечен яшерә алмый. Рафик хәзрәт сүзләре белән әйтсәк, төзелешне башкарып чыгу - ярты эш кенә, иң мөһиме, аны карап-саклап, тәртиптә тоту кирәк. Уңган-булган тайсуганлылар монысында да сынатмас, иншаллаһ!

Ренат Мозафаров

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250