Тайсуганда күңелле чара узды [+ФОТО]
Тайсуган авыл китапханәсе мөдире «Миләш» балалар бакчасында чара уздырды.
Ул татар язучысы Абдулла Алишның әсәрләрен кычкырып укуга багышланган иде. Балалар «Куян кызы» әкиятен тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Айсылу Мостафина белән бергә балалар янына кунакка шаян клоун да килгән иде. Ул балалар белән күңелле уеннар үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа