«Татнефть»тә иҗат бәйгесе старт алды
2015 елның 20 маенда «Татнефть» компаниясенең структур подразделениеләре һәм бүлендек җәмгыятьләре, төбәгебездәге сервис идарәче предприятиеләре хезмәткәрләре һәм эшләмәүче пенсионерлары арасында I иҗат бәйгесе старт алды.
Сезне иң яхшы эш өчен тавыш бирергә чакырабыз.
Бәйгедә җиңүчеләр бары тик җәмәгатьчелек тавыш бирүе нигезендә генә билгеләнә. Тавыш бирү ысулы ике төрле: күңелегезгә ошаган эш саны куелган бланкны күчмә күргәзмә мәйданчыгындагы урнага салырга; ошаган эшкә www.gazeta.tatneft.ru адресы буенча «Татнефть» ААҖнең электрон «Нефтяная газета»сында бәя куярга. Бер кеше бары тик бер эш өчен генә тавыш бирә ала.
Күчмә күргәзмәне үткәрү графигы:
* Әлмәт дәүләт нефть институты - 20 сеннән 22 майга кадәр
* «Елховнефть» идарәсе, Әлмәт шәһәре - 25 еннән 27 майга кадәр
* «Татнефть» ААҖ медсанчасте - 28 еннән 30 майга кадәр
* «Татнефть» ААҖ башкарма аппараты - 2 сеннән 4 июньгә кадәр
* «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәге, Әлмәт шәһәре - 5 еннән 7 июньгә кадәр
* «Лениногорскнефть» идарәсе, Лениногорск шәһәре - 9 ыннан 11 июньгә кадәр
* «Татнефть-Нефтехим» УК» ҖЧҖ, Түбән Кама шәһәре - 15 еннән 17 июньгә кадәр
* Әлмәт картиналар галереясы - 22 сеннән 25 июньгә кадәр
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2015 елның 30 июнендә 14.00 сәгатьтә «Әлмәт картиналар галереясы» МБУда була. Адресы: Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 98.
Бәйге йомгаклары буенча дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа