“Татнефть” Директорлар советы 2013 елгы дивидентлар күләмен караячак
28 апрельдә утырышта "Татнефть" Директорлар советы 2013 елгы дивидентлар күләмен һәм акционерларның 27 июньдә узачак еллык җыелышын үткәрү мәсьәләләрен караячак.
Утырыш көн үзәгенә 2014 елның өч аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре, 2014 елның маена бюджет раслау, команиянең 2013 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге, "Татнефть" ААҖ идарәсе составы мәсьәләләре куелган.
Моннан тыш, яңа технологияләр кертү һәм нефть ятмаларын файдалану, Түбән Кама ТЭЦ-2 реконструкцияләү барышы турында фикер алышу каралган. Совет әгъзалары 2013 елда "Татнефть" ААҖ нең инвестицон программасы үтәлеше турындагы мәгълүматны тыңлаячак һәм төрле килешүләрне караячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа