Реклама
«Татнефть» бренды астында Воронеж өлкәсендә икенче юл буе сервисы күпфункциональ үзәге (МФЗ) ачылды.
Яңа МФЗ М4 «Дон» автоюлында - «Татнефть»нең июнь аенда гына ачылган МФЗсы каршында урнашкан, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.
МФЗ автомобильләргә ягулык салу комплексының өзеклекләрсез эшләвен тәэмин итүче өр-яңа системалар белән җиһазландырылган. «Россия автомобиль юллары» («Автодор») һәм «Татнефть» күптән түгел юл буе инфраструктурасын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзегәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы