Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанны томанлы һавадан яңгырлар коткарыр иде

Республикада һава торышы шартлары киң антициклон йогынтысы астында формалашу һаваның томанлануына китерә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанда томанлы һава күзәтелә.Моның сәбәбе - төтен һәм сөрем кисәкчекләре арту. Томанлы һаваны республиканың көнчыгыш өлешендә урнашкан Бөгелмә, Бигеш, Минзәлә, Мөслим, Алабуга метеостанцияләре тарафыннан теркәлгән. Күрше төбәкләр, Пермь крае, Удмуртия, Свердловск өлкәләрендә дә шундый ук хәл күзәтелә.

Синоптиклар билгеләп узганча, Татарстанда һава торышы шартлары киң антициклон йогынтысы астында формалашу һаваның томанлануына китерә. Циклон циркуляциясе системасындагы һава, төньяк-көнчыгыш агымнар белән, Көнбатыш Себер районнарыннан килә. Хәзер Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округларында, Коми Республикасында урман янгыннары күзәтелә.

"Алдагы көннәрдә республика территориясендә тотрыксыз һава торышы саклана. Атмосфера фронтлары узган вакытта яшенле яңгырлар көтелә, алар һаваны чистартырга булышачак", - дип белдерә Татарстан синоптиклары.

(Гөлшат Ганиева әзерләде).

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса