Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Татарстанның «Апельсин» компаниясе Россия автобазарында лидерлык итә

«АвтоБизнесРевю» профессиональ порталы 2016 елның беренче яртыеллыгында Россиядә яңа автомобильләр сату динамикасын билгели торган тикшеренүләргә йомгак ясады.

Алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанның «Апельсин» компаниясе - узган ел белән чагыштырганда сату күләме арту (+89%) буенча абсолют лидер. 2016 елның беренче яртыеллыгында «Апельсин» былтыргыга караганда ике тапкыр күбрәк сатып алучылар таба алган.

«Апельсин»ның тарихы 2004 елда күпмедер кулланышта булган автомобильләр сатудан башланып китә, компания автобизнесның әлеге тармагында юл яручы пионер була. Сатулар, сервис технологиясен һәм клиентлар белән эшне даими камилләштерә барып, компания бизнес-активлыгын көчәйтә һәм 2013 елда яңа уңышлы проектны - Түбән Камада LADA дилерлык үзәген эшләтеп җибәрә. Чираттагы дилерлык үзәген дә шулай ук химиклар шәһәрендә 2015 елның апрелендә ача. Бу юлы компания брендлар копилкасын күп кеше ярата торган популяр Корея KIAсы хисабына ишәйтә.

Агымдагы елның көзендә компа- нияләр төркеме составы нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә KIA дилерлык үзәге белән тулыланды. «Апельсин» автоүзәге - Әлмәттә KIAның бердәнбер рәсми дилеры, ул Герцен урамы, 1б адресы буенча урнашкан. Тиз арада эшләтеп җибәрелүенә карамастан, бүген инде үзәктә клиентларга хезмәт күрсәтүне югары дәрәҗәдә саклап тоту өчен бөтен кирәкле инфраструктура бар һәм ул KIA бөтендөнья стандартларына тулысы белән тәңгәл килә. Үзәктә әлеге марканың Россия базарында тәкъдим ителә торган бөтен модельләре куелган. Клиентлар биредә шулай ук оригиналь запас частьлар һәм аксессуарлар сатып ала ала, теләге булганнарга trade-in хезмәтләре тәкъдим ителә. Дилерлык үзәге иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм бөтен төр хезмәтләрне дә күрсәтә: автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү, гарантиядәге һәм гарантиядән соңгы эшләр, диагностикалау, автомобильнең двигателен, йөреш һәм электр белән бәйле өлешләрен ремонтлау буенча барлык төр эшләр, өстәмә җиһазлар кую һәм буяу-кузов эшләре.

Аналитиклар бизнес-активлыгы көчәю һәм яңа үзәкләр ачылу белән бәйле рәвештә «Апельсин»ның алга таба позицияләре нык үсәчәген һәм тагын да ныгыячагын фаразлый. «Апельсин» ГК генераль директоры Руслан Абдулнасыйров билгеләп үткәнчә: «Автодилерларның гомумроссия аренасында «Апельсин» компаниясенең сатулары арту - ул безнең команданың да, клиентларыбызның да казанышы. Бүген зур ышаныч белән шуны әйтә алабыз: Түбән Камада ышанычлы һәм халык компаниясе буларак даныбызны ныгыттык. Әлмәттә һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр дә без күрсәтә торган сервис хезмәтләренә, персоналның ягымлылыгына, ярдәмчеллегенә, клиентлар өчен төрледән-төрле программалар эшләвенә һәм автомобильдән файдалану процессын мәшәкатьсез һәм куанычлы итәргә теләвебезгә лаеклы бәя бирерләр дип ышанып калабыз. Биредә гаять зур потенциал һәм алга таба үсеш күрәбез, чөнки Татарстан, атап әйткәндә Әлмәт һәм республикабызның нефть сәнәгате шәһәрләре шушы кадәр тотрыклы булмаган һәм катлаулы шартларда да икътисади үсеш ягыннан лидерлык позицияләрен саклап кала».

KIA рәсми дилеры булган «Апельсин» автоүзәгенең адресы: Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 1б. Тел. 8(8553) 36-99-55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса