Татарстанлыларны түбәләрдән кар һәм бозлавык төшү куркынычы турында кисәтәләр
Мондый хәлләрнең төп сәбәбе дип идарәче компанияләрнең түбәләрне вакытында кардан чистартмауларын атыйлар.
Көннәр җылыну кар эрүгә китерде, бу исәкинәт кенә кар һәм түбәләрдән бозлар төшү куркынычын арттыра. Гадәттән тышхәлләр министрлыгы Татарстанда яшәүчеләргә авыш түбәле биналар янында булмаска һәм анда балаларны якын җибәрмәскә киңәш итә.Моннан тыш, автомобильләрне кар һәм бозөемнәре күренә торган йортлар янында куймау яхшырак.
Соңгы вакытта Татарстанда түбәләр каравырлыгыннан ишелгән берничә очрак булды. Күптән түгел Айшә авылында түбәҗимерелде, ә бүген Питрәч авылында шундый хәл турында хәбәр ителә. Беркем дәзыян күрмәгән. Мондый хәлләрнең төп сәбәбе дип идарәче компанияләрнең түбәләрне вакытында кардан чистартмауларын атыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia