Татарстанлыларны биш ел эчендә иң кыска май бәйрәмнәре көтә
30 апрель һәм 8 май кыскартылган эш көннәре булачак.
Татарстанда май «каникуллары» соңгы биш елда иң кыскасы булачак, дип хәбәр итә “ТАТМЕДИА".1 май җомгагатуры килә, ул ял көне булачак. Аннан соң гадәти ял көннәре – шимбә һәм якшәмбе көннәре килә.
9 Май Җиңү көне шимбә көнне булачак. Шуңа күрә ял көнен 11 май дүшәмбегә күчерделәр.
30 апрельдә һәм 8 майда эш көннәре кыскартылачак. Алар бәйрәмнәр алдыннан була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia