Татарстанлыларга март аендагы ял көннәре графигы тәкъдим ителде
Тагын бер мөһим искәрмә: бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
ТР Хезмәт министрлыгы март аенда эш һәм ял көннәре графигын аңлатты.
8 март - Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы буенча рәсми бәйрәм көне. Быел бәйрәм якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбегә, 9 мартка күчереләчәк.
Моннан тыш, 20 мартта Татарстанда эш көне булмаячак: Ураза бәйрәмен шулай билгеләп үтәчәкләр (бу республика президенты указы белән билгеләнгән).
Тагын бер мөһим искәрмә: бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia