Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанга кайтарылган 87 ашыгыч медицина ярдәме автомобиленең икесе Әлмәткә юл алачак

Бүген, 15 ноябрьдә, "Казан" ипподромында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Ford маркалы 87 өр-яңа автомобильне файдалануга тапшыру тантанасы узды.

Автомобиль ачкычларын ияләренә тапшыру чарасында шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел республикага барлыгы 260 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле кайтарылачак. 260 автомобиль ул - паркның тулысынча яңартылуы дияргә була.

Форд Транзит базасында эшләнгән барлык автомобильләр заманча төстә җиһазланган, аларда ЭКГ да, глюкоза белән тәэминат та һәм башка кичектергесез ярдәм чаралары да каралган. Гомумән әйткәндә, автомобильләр хастаханәгә кадәр пациентларның хәлен контрольдә тотарга һәм интенсив терапия үткәрергә мөмкинлек бирә. Автомобильләр ГЛОНАСС спутниклы навигация системасы белән тәэмин ителгән. Аларның 70е Казан өчен булса, 10 сы Яр Чаллыга юл тотачак. 5 се Түбән Кама урамнарында йөриячәк, ә 2 се Әлмәткә кузгала. Бүген шәһәр җитәкчеләре ачкычларны кабул итеп алды.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның 10 октябрендә РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова беренче 43 "УАЗ" маркалы автомобиль ачкычларын тапшырган иде инде. Ел азагына кадәр тагын 129 ашыгыч ярдәм машинасы кайтачак. Аларның 66 сы - Форд Транзит базасында булса, 63е "УАЗ" маркалы автомобиль булачак. Боларын инде республика районнарына озату ниятләнә. Барлык автомобильләр дә Татарстанга, "2011-2012 елларда сәламәтлек саклауны модернизацияләү" программасын уңышлы төстә тормышка ашырган өчен Татарстанга бүлеп бирелгән премия хисабына алынган. Республика 1 миллирад сум премиягә лаек булган иде.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса