Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Татарстанда юллар төзү һәм төзекләндерүгә 13,5 миллиард сум сарыф ителәчәк

Быел Татарстанда юл эшләре программасын гамәлгә ашыруга 13,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Шуның 3,8 миллиарды - юллар салу һәм реконструкцияләү (130 чакрым озынлыгында яңа юл төзеләчәк), 5,9 миллиарды - ремонт эшләренә (194 чакрым), 3,4 миллиарды - юлларны карап тотуга, 310,8 миллионы төрле эшләр һәм хезмәтләргә сарыф ителәчәк, дип хәбәр итте Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин матбугат конференциясендә.


Министр искәрткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, программаны гамәлгә ашырудан тыш, 200 чакрым озынлыгындагы төбәк юлларында өстәмә рәвештә төзекләндерү эшләре башкарылачак. "Районнарда әлеге участокларны төзекләндерү буенча зур эш алып барыла", - диде ул.

Бу эшкә 2,3 миллиард сум акча бүленгән. Министр билгеләп үткәнчә, юллар 1 сентябрьгә кадәр тәртипкә китерелергә тиеш. "Без Татарстан юлларының Идел буе федераль округында иң куркынычсыз һәм иң яхшысы булуын телибез", - диде Ленар Сафин.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса