Татарстанда яшен һәм томан булуы көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча республикада 6 майда төнлә һәм иртән томан булуы көтелә. Көндез төньяк-көнчыгыштан 15-18 м/с тизлектә җил.
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшен вакытында җилнең тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура 6-11 градус җылы тәшкил итсә, көндез - 22 градус.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа