Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Татарстанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 27 мең сумнан артык – Татарстанстат

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, үсеш 11,4 процент тәшкил итә.

Татарстанстат Татарстанда уртача хезмәт хакы дәрәҗәсен тикшерүгә нәтиҗә ясады. Шулай итеп, предприятие һәм оешмалар, кече эшмәкәрлек һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләренең 2014 елның беренче яртыеллыгында уртача хезмәт хакы 27 мең 214 сум тәшкил иткән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, үсеш 11,4 процентка тәңгәл.

Шул ук вакытта кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2014 елның гыйнвар-июнендә реаль хезмәт хакы үсеше (тауар һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләре индексын исәпкә алып исәпләнгән) 104,3 процент тәшкил иткән, дип хәбәр ителә Татарстанстат сайтында.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса