Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда вертолет спорты буенча Россия ачык чемпионаты узды

ТР командасы "Җиңүгә омтылу өчен" ("За волю к победе") махсус бүләгенә лаек булды.

Кичә ТРның "Коркачык" аэродромында вертолет спорты буенча 49 нчы Россия ачык чемпионаты ябылу тантанасы булды.

Чемпионат 11-13 нче июльдә узды. Беренче көнне "Навигация" дисциплинасы буенча ярышлар булды, 12 нче июльдә - "Слалом", "Төгәл очу" ("Полет на точность") һәм "Йөкләрне тарату" ("Развозка грузов"). Кичә "Вертолет узышлары" уздырылды. Чемпионатта Россиядән, Украинадан һәм Бөекбританиядән 26 экипаж катнашты.

Чемпионатта беренче тапкыр ТР буенча ЭЭМ авиаотряды базасында булдырылган команда катнашты, ләкин команда бу юлы призлы урыннар яулый алмады.

"Без хәрби, авыррак машинада очтык. Спортчылар буларак тулы күләмдә әзерләнү мөмкинлеге булмады, махсус бурычлар, оператив-хезмәт бурычлары бик күп, - дип фикер уртаклашты отряд командиры, ТР буенча ЭЭМ авиациясе башлыгы Фларит Мәүлеткулов. Моңа карамастан, ТР спортчылары киләчәккә яхшы өметләр белән карый. - Бу юнәлешне үстерсәк, призлы урыннарга эләгербез дип өметләнәбез", - дип белдерде командир.

Кыска программа тәмамланганнан соң, тамашачылар алдында дөнья чемпионы Виктор Дегтярь, спорт мастеры Елена Жуперина, шулай ук вертолет спорты буенча Россиянең абсолют чемпионы Максим Сотников чыгыш ясады. Шулай ук "ЯК-52" очкычлары пилотлары, парашютчылар һәм спецназ күрсәтмә чыгышлар ясады.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ярышларда катнашучыларны котлады һәм 50 нче чемпионатның Татарстанда узачагына өметен белдерде. "Вертолетларда да могҗизалар ясап була икән", - дип гаҗәпләнде министр урынбасары.

ТР командасы "Җиңүгә омтылу өчен" ("За волю к победе") махсус бүләгенә лаек булды.

Вертолет узышларында Россиянең Хәрби-һава көчләре командасы иң яхшысы булды (Сергей Тупиков һәм Алексей Пентелин).

Хатын-кызлар арасында ярышта Людмила Косенкова һәм Елена Прокофьева чемпионнар исеменә лаек булды. Ә Россиянең абсолют чемпионнары исемнәрен Максим Сотников һәм Олег Пуоджюкас алды.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса