Татарстанда поликлиникадан 200 кеше эвакуацияләнгән
Җәмгыять

Татарстанда поликлиникадан 200 кеше эвакуацияләнгән

Чаллының 3нче поликлиникасы архивында янгын сүндерелгән.

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, бүген 9.54 сәгатьтә бердәм 112 экстрен хезмәтенә янгын турында хәбәр алынган. Ачыкланганча, 1нче комплекста 3нче поликлиника архивы янган.
Нәтиҗәдә, поликлиника бинасыннан 200 кеше эвакуацияләнгән. 10 квадрат метрда булган янгын 10.24 сәгатьтә сүндерелгән.
Хәзерге вакытта янгын сүндерүчеләр поликлиниканың башка биналарын тикшерә.