Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда мәктәп һәм гаилә турында яңа журнал дөнья күрәчәк

"Гаилә һәм мәктәп" басмасы татар телендә, иҗтимагый юнәлештәге төсле басма булачак

Яңа уку елы башлану белән Татарстанда мәктәп һәм гаилә турында яңа журнал чыга башлаячак. Ул "Мәгърифәт" газетасы урынына чыгачак.
"Мәгариф" һәм яңа "Гаилә һәм мәктәп" басмаларын берләштерүче яңа филиал пәйда булачак. Проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә гамәлгә ашырыла. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов белдергәнчә, филиал белән "Ватаным Татарстан" газетасы мөхәрриренең элеккеге урынбасары Илдар Миргалимов җитәкчелек итәчәк. Шул ук вакытта һәр басманың үз мөхәррире булачак.
"Әгәр "Мәгариф" укытучылар эшенә юнәлдерелгән булса, "Мәгърифәт" республикада мәгариф системасын яктыртты һәм киң аудиториягә юнлдерелгән иде. Ф.Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, хәзер укытучылар өчен "Мәгариф" журналы чыгачак, ә ата-аналар өчен - Гаилә һәм мәктәп". Беренчесе ай башында дөнья күрсә, икенчесе - ай ахырында.
"Гаилә һәм мәктәп" басмасы татар телендә, иҗтимагый юнәлештәге төсле басма булачак. "Журналның беренче саны яңа уку елы башында дөнья күрер дип көтелә", - дип сөйләде Ф.Шаһиәхмәтов. Ә язылуга килгәндә, газета алдырган кешегә яңа журнал тәкъдим ителәчәк. "Әбүначе журналдан баш тарткан очракта, "Мәгърифәт" газетасына язылу бәясе кире кайтарылачак", - дип аңлатып үтте агентлык әңгәмәдәше.

«Татар-информ

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250