Татарстанда кыскарталар, Әлмәттә эшкә алалар
27нче гыйнвардан алып, 2 февральга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә булган.
Шулай итеп 147 кеше эшсез калган. Шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә дә эштән китүчеләр күп булган.
Ә менә Әлмәттә әлегә эш белән тәэмин итү буенча хәлләр тотрыклы санала икән. Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган һәм 2016 елга бурычлар билгеләү буенча отчет җыелышы узды. Аның нәтиҗәсе буенча, 2015 елда Әлмәт муниципаль районында соңгы 14 ел эчендә эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсенә ирешелгән - икътисади яктан актив халык саныннан 0,98 % тәшкил иткән (2014 елда - 1,06 %).
Эш бирүчеләр белән алып барылган нәтиҗәле эшчәнлек 2015 елда 2 мең 342 кешене (2014 елда - 1 мең 933 кеше) хезмәт белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа