Татарстанда көн яңгырлы булачак
Урыны белән көчле җил чыгу ихтимал.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 6 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көньяктан искән җилнең урыны белән секундына 15-20 метр тизлеккә җитеп көчәю ихтималы да җиткерелә.
Татарстанда көндезге һава температурасы +8..+13 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia