Татарстанда кеше урлап, сату итүче төркемне хөкем итәләр
Бандага хатын-кыз җитәкчелек иткән.
Татарстанның Югары судында 29 яшьлек С.га, 25 яшьлек Г.га, 22 яшьлек Х.га һәм 39 яшьлек Е.га карата җинаять эше тикшерелә башлады. Алар көч кулланып, куркытып кызларны фәхишәлек итәргә мәҗбүр итүдә, шулай ук балигъ булмаганнарны да җәлеп итүдә гаепләнә. Бу төркем кешеләрне урлап, сату да иткән.
2007 елдан башлап 2013 кә кадәр С. исемле хатын-кыз-җитәкче әлеге өч ир-ат белән күпме кызның башына җиткән. Алар Казанда фатир арендалап, кызларны фәхишәлек иттергән, җенси хезмәтләрне рекламалаган, кәрәзле телефон хезмәтләрен түләгән һәм башкалар.
Үз гаепләрен алар өлешчә генә таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа