Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Иннополис исемле яңа торак пункт барлыкка киләчәк

ТР Югары Ослан районында Иннополис исемле яңа административ-территориаль берәмлек барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Элек Иннополис республиканың Югары Ослан районындагы Елизаветино авылы базасында барлыкка килер, дип фаразланды.

Кичә Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина хәбәр итүенчә, республика депутатларының Елизаветино авылы исемен үзгәртү турындагы тәкъдимнәрен федераль органнар хупламаган.

"Без Югары Ослан районында Иннополис исемле яңа шәһәр округын төзиячәкбез", - дип ассызыклады министр.

Татарстанда Иннополис төзелеше быел башланды. Яңа шәһәр 155 мең кешегә исәпләнгән, шул исәптән, 60 мең IT-белгечләре, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250