Татарстанда «ГЛОНАСС+112» системасына 8 мең транспорт системасы кушылган
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы РФ Ространснадзорның автоматизацияләнгән контроль һәм надзор үзәгенә сертификация узарга гариза биргән.
Татарстан Республикасы региональ навигацион-мәгълүмати системасы «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмати системада базасында эшли. Системаның операторы булып "Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге" оешмасы тора.
Бүгенге көндә Татарстанда «ГЛОНАСС+112» системасына 8 мең транспорт системасы кушылган. Алар арасында: экстрен-оператив хезмәтләр машиналары, балалар йөртүче автобуслар, юллар чистартырга яраклаштырылган машиналар һәм башкалар. Транспорт чараларының спутник навигациясе белән җиһазлануы нәтиҗәсендә 97% мәктәп автобуслары катнашында аварияләр саны кимеде һәм экстрен хезмәт машиналары тиешле урынга килеп җитү 20 %ка тизәйде.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа