Быел әлеге манараны төзү турындагы фикер яңадан калкып чыкты. SETE француз компаниясе беренче проектка әйләнеп кайту яклы. Алар фикеренчә, әлеге манараның "игезәге" туристлар агымын арттыруда ярдәм итәчәк.
Универсиада сәхнәсе каркасы нигез булып калачак, тик биеклеге 60 метр гына түгел, ә 150 метрга кадәр җитәчәге һәм барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән очракта, җәй башына манара проекты әзер булачагы хакында хәбәр итә Казан мэриясе порталы.
Реклама