Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда эшсезләр саны 19 меңгә якынлашып килә

15 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 18 656 кеше бар.

Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,9 % тәшкил итә.


Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 23 699 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 2395 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында, 9-15 март көннәрендә, 1186 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 527се хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 87 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса