Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

5 ай эчендә “Халык контроле” сервисы аша 3 мең мөрәҗәгать килеп ирешкән

Бүгенге көндә заявкаларның өчтән бер өлеше, ягъни 901е чишелеш тапкан


Билгеле булганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, агымдагы елның апрель аенда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшләтеп җибәрелгән иде. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә ул шактый популяр, түбәндәге саннар шуны раслый. Биш айга якын вакыт эчендә "Халык контроле" системасы аша 3 меңгә якын заявка теркәлгән, 2999 мөрәҗәгатькә 48 мең кеше теләктәшлек белдерергә өлгергән. Белдерелүләргә 14 мең 728 комментарий урнаштырылган, түрәләр һәм төрле оешмаларның эшчәнлегенә 5 мең 435 бәя куелган. Әлеге мәгълүматларны 11 сентябрьдә ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә заявкаларның өчтән бер өлеше, ягъни 901е чишелеш тапкан. 362 мөрәҗәгать буенча төгәл үтәлү вакыты билгеләнгән, 505 шикаятькә "Нигезле инкарь" статусы куелган. Заявкаларның күпчелек өлеше, 1227 се эшкәртү стадиясендә.
"Юллар торышы, юл хәрәкәтен оештыру, территорияне ямьләндерү, төзекләндерүгә бәйле темалар бүгенге көндә гражданнар арасында иң актуале", - дип ассызыклый Әнисә Гайнуллина.
"Халык контроле" сервисы эшчәнлегендә уңай тенденция дә сизелә, учреждение эшчәнлегендә кимчелекләр төзәтелә, кайбер хокук бозучыларга, түрәләргә, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүчеләргә карата административ җәзалар күрелә", - дип билгеләп үтте министр урынбасары. Әйтик, "52 нче маршрутлы автобус сирәк йөри" дигән зарлануларга инде кайтаваз бар - бу маршрут өчен өстәмә яңа 9 МАЗ автобусы бирелгән. "Автобус җәяүлеләр өчен йөрү юлында тора" дигән хәбәр буенча шулай ук чаралар күрелгән - автобус йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен белүгә кабаттан тикшерүгә дучар ителгән һәм яңадан укытуга җибәрелгән.
"Халык контроле" системасы бүген гражданнарга юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, экология, территорияләрне төзекләндерү, җәмәгать транспорты һ.б. темаларга кагылышлы үзләрен борчыган проблемаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша хакимияткә җиткерү мәйданы санала. Әлеге системадан файдалану өчен, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлеп, үзеңне борчыган теманы сайлап, биредәге картада проблемалы урынны билгеләргә яки төгәл адресын күрсәтергә кирәк. Шуннан соң кыска гына итеп мөрәҗәгать текстын язарга һәм дәлил сыйфатында проблеманы чагылдырган фоторәсемне беркетергә кирәк. Системага алынган мөрәҗәгатьләр иң элек Контакт-центр белгечләре тарафыннан тикшерелә, аннан порталга бөтен кеше күрерлек итеп урнаштырыла. Порталдан файдаланучылар әлеге проблеманы хуплап тавыш бирә, бу фактның дөрес һәм социаль әһәмияткә ия проблема икәнен раслый, үз шәрехләмәләрен калдыра ала.
Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү белән муниципаль хакимият органнары белән берлектә министрлык-ведомстволар шөгыльләнә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса