Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, аязганда 13 градус салкын булачак. Көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылыта.
2 мартка каршы төндә кабат томан төшә, кар ява. Һава температурасы 13, аязганда 19 градуска кадәр түбән төшә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 мартта,аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада төнлә һәм иртән кар явуы көтелә. Урыны белән буран чыга һәм томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Көндез дә бераз кар ява. Җил көньяк-көнбатыш тарафтан исә, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, аязганда 13 градус салкын булачак. Көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылыта.
2 мартка каршы төндә кабат томан төшә, кар ява. Һава температурасы 13, аязганда 19 градуска кадәр түбән төшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+