Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда бүген урыны белән көчле яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген - 25 августа, алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Урыны белән яшен булу һәм боз яву ихтималы да фаразлана. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20, урыны белән 25 метрга кадәр җитеп көчәергә мөмкин.

Көндезге максималь һава температурасы +22..+27 градус җылы булачак.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса