Татарстанда белем бирү дәрәҗәсен чагылдырган рейтинг төзелгән
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың район һәм шәһәрләрендә белем бирү дәрәҗәсен чагылдырган рейтинг төзегән.
Рейтинг БДИ бирү мәҗбүри булган фәннәрдән БДИ баллары, шул ук фәннәрдән "икеле"гә укучылар, яхшы билгеләргә укучылар саны, бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этаплары җиңүчеләре һәм призерлары санына нигезләнеп төзелгән. Беренче урынны Бөгелмә алган, ахыргы урында Лаеш районы тора. Әлмәт районы исә алтын урталыкта.
Мондый исемлек ел саен төзелеп килсә дә, моңарчы аны министрлык хезмәткәрләре генә күрә алган. Быел, министр Энгель Фәттахов тәкъдиме белән, исемлекне сайтка урнаштырганнар.
Фото Интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа