Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда балалар йортларында акча тотуны тикшерәләр

Татарстан Хисап пулаты ятимнәр йортларында соңгы ике елда 16 млн сум җыелганын белдергән иде. Кайбер балалар йортларында исә кирәк-яракларга акча юк, диләр.

Тикшерү комитетының Татарстан бүлеге 2012-2015 елларда ятимнәрне карарга дип бюджеттан бирелгән акчаларның ничек тотылганын тикшерә башлады. Балалар йортларында "балык һәм яшелчә җитешми", "балалар саны нормага туры килми", дигән шикаятьләр булды.

Шулай ук балалар йортларында төзекләндерү эшләрен башкарган ширкәтләрнең тендер белән сайланмавына зарланулар бар. "Тикшерү барышында ата-анасыз калган балалар өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк", диелгән идарә белдерүендә.

Хисап пулаты тикшерүеннән соң Дәүләт шурасында балалар йортларының банк хисапларында 16 млн сумның җыелган булуы турында хәбәр ителде. Хисап пулаты мәгълүматларына караганда, бу акча ике ел кулланылмаган. Шулай ук кайбер мәгълүмат чаралары балалар йортларында акчага чит кешеләрне яшәтү очраклары турында язып чыкты.

Азатлык Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар йортына памперслар җитми дигән хәбәрне тикшергән иде. Казан хокук яклау үзәге белгечләре балаларга кирәк-яракларның аларның пенсиясеннән түгел, ә хөкүмәт бүлгән акчага алынырга тиешлеген белдереп, прокуратураның пенсия акчаларының ничек тотылуын тикшерергә чакырды.

http://www.azatliq.org/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса