Реклама
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава була. Урыны белән бераз кар явачак.
Көньяк-көнбатыштан салмак җил исә. Юлларда - бозлавык.
Төнлә Татарстан буенча температура 4-9 градус салкын тәшкил итә, аязганда - 12 градуска кадәр. Көндез һава 1-6 градуска кадәр җылыначак.
10 февраль төнендә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Температура 10-14 градус салкын тәшкил итәчәк, юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+