Татарстанда «Агыйдел» I Төбакара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади-интеллектуаль форумы узачак
2014 елның 1 августыннан 7 августына кадәр Актаныш муниципаль районында беренче мәртәбә "Агыйдел" Төбакара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади-интеллектуаль форумы узачак.
Әлеге чарада Башкортостан, Удмуртия, Мордовия республикалары, Пермь крае һәм Оренбург өлкәсеннән килгән 100гә якын кеше катнашачак.
Форумда катнашучылар өчен укулар, тренинглар һәм мастер-класслар, танылган шәхесләр белән очрашулар, дискуссияләр, шулай ук мәдәни-ял итү программалары оештырылачак.
"Агыйдел" Форумының максаты - заманча интеллектуаль технологияләр - IT, робот техникасы һ.б. өлкәсендә тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу мәйданчыгы булдыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа