Татарстанда 2017 елның исеме билгеле булды
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның исемен тәгаенләде.
Ул Имгәнүләрне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы булачак. Президент аның кысаларында Татарстанда үткәреләчәк чаралар турындагы указга кул куйды. Документ нигезендә алдагы ике ай дәвамында Имгәнүләрне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы хөрмәтенә төп чаралар планын эшләү һәм раслау зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа