Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 1 апрельдә чисталык ике айлыгы старт ала

Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик ике айлыкка старт биреләчәк.

Бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткергән. "Традиция буенча, кышкы сезон төгәлләнү белән чисталык буенча айлыклар, ике айлыклар уздырыла, - дигән министр. - Без моңа күнектек инде. Быел санитар чисталык ике айлыгы 1 апрельдә старт ала. Ул Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан гына үткәрелми, ә аның эшендә барыбыз да - оешма, идарә тармаклары, берләшмәләр дә катнашачак. шунысын да әйтергә кирәк, әлеге эш бездә оешкан төстә бара".

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса