Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан шәһәрләре буйлап “Сәламәт яшибез” автоузышы оештырыла

Аның кысаларында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау юнәлешендә эшләүче волонтерлар өчен семинарлар оештырыла


ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан, 20-25 гыйнвар көннәрендә, Казан - Лаеш - Чистай - Түбән Кама - Әлмәт - Яр Чаллы шәһәрләре буйлап "Сәламәт яшибез" ("Здорово живем") автоузышы үткәрелә. Аның кысаларында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау юнәлешендә эшләүче волонтерлар өчен семинарлар оештыру планлаштырылган.
Түбән Кама шәһәренә автоузышта катнашучылар 23 нче гыйнварда киләчәк. Әлеге чара "Е. Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехник көллияте" учреждениесе базасында узачак. Бу хакта Түбән Кама шәһәре Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250